Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында «Туган илем – Татарстан» дигән балалар рәсемнәре конкурсы уздыра.
Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган коллектив җыелышы узды. Очрашу барышында киләсе чакырылышның оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды, шулай ук яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату темасы кабат күтәрелде.
9 апрельдә «Россия сегодня» ХМА 2030 елга кадәр Россиядә актив озын гомерлелек үсешенең өстенлекләре турында конференция узачак. Чараның төп элементы 2020 елда актив озын гомерлелек буенча иң яхшы практикаларны сайлап алу нәтиҗәләрен һәм Җыентыгын тәкъдим итү булачак.
Мини-футболны популярлаштыру һәм социаль хезмәтләр алучылар арасында актив яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мини-футбол буенча ачык турнир үткәрә.
8 нче апрель көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Пертра» тернәкләндерү җиһазы кулланып дәрес узды. Учреждение психологы җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар липучкалы уеннар уйнадылар.
Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ял итү тернәкләндерүенең яңа технологиясен – ярма терапиясен куллана башладылар.
Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2020 нче елда Татарстан Республикасы территориясендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүче булды. «Үзеңдә гармония табу» проекты «Рухият һәм мәдәният» номинациясендә җиңүче дип табылды.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары. Законнардагы үзгәрешләр» дигән темага матбугат конференциясе уза. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясый.
Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә волонтерлык эшчәнлеге актив алып барыла, аның барышында Зәй политехник көллиятенең «Profistail» волонтерлар отряды белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән.
7 нче апрель көнне Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар һәм пенсия алды яшендәгеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Чарада түбәндәге эш бирүчеләр катнашты: «Элекон заводы» АҖ, «Би-Клининг» ҖЧҖ, «Горводзеленхоз» Трест МУП, «Казметрострой» АҖ Тимер-бетон эшләнмәләр заводы, «110 нчы балалар бакчасы» МАМББУ, «Клумба» ҖЧҖ, Социаль туклану департаменты.