Буа интернат-йортында яшәүчеләр сәламәтләндерү чарасында катнаштылар

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

7 апрель көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара узды. Учреждениедә скандинавия йөреше һәм дәвалау физкультурасы буенча дәресләр оештырылды.

Физик күнегүләр өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина һәм медбрат Эмиль Газизов күзәтүе астында башкарылды. Алар социаль хезмәт алучыларның хәлен күзәтеп торды, сәламәтләндерү күнегүләрен үтәүдә ярдәм итте.

Интернат-йорт белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый чараларның нәтиҗәсе булып аз хәрәкәтләнүне профилактикалау, организмны сәламәтләндерү, социаль хезмәт алучыларның кәефен күтәрү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International