Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 2020 елдан бирле «Компьютер ликбезы» технологиясе гамәлгә ашырыла. Укулар вакытында социаль хезмәт алучылар планшет һәм мобиль телефоннардан файдалана.
2021 елның ноябрендә X юбилей ел саен уздырыла торган игелекле эшләр өчен МИР Премиясен тапшыру тантанасы була. Чараны «МИР» Бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра. Гаризалар 2021 елның 1 августына кадәр премиямира.мы-мир.рф сайтында кабул ителә.
Көз көне «Камминз Кама» ЯАҖ вәкилләре Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә теплица куйдылар һәм аны бөтен кирәк-яраклар белән җиһазладылар.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан 13 апрельдә Балтач районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина учреждениеләренә илтеп җиткерү яңадан башланды. Чаралар «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм үзәк район хастаханәсе тарафыннан үткәрелә.
14 апрель – Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне. Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары инвалидлар иҗтимагый оешмасы вәкилләре өчен тантаналы чара оештырды.
17 нче апрель көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге район башкарма комитеты белән берлектә гомумшәһәр чара – вакансияләр маркеты уздырачаклар. Ул 11.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр «Мирный» бизнес-үзәге бинасында узачак (Яшел Үзән ш., Королев ур., 1А йорт).
2021 елның 14 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 25 341 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 502 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,25 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 2 273 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 117 кешегә кимрәк.
Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында профилактик дәрес узды, аның барышында учреждение хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәлләрдә гамәлләр тәртибен кабатладылар.
Апрель башында Минзәлә муниципаль районының ведомствоара комиссиясе тарафыннан социаль куркыныч хәлдә булган, авыл җирлекләрендә яшәүче күп балалы гаиләләр буенча профилактик рейд оештырылды. Чараның максаты – янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очракларын ачыклау һәм гражданнарга куркынычсызлык чаралары турында мәгълүмат бирү. Рейд барышында 10 гаилә тикшерелде.