Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре өлкәннәрне социаль-мәдәни тернәкләндерүгә зур игътибар бирәләр.
13 апрель көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында компьютер грамоталылыгы буенча чираттагы дәрес узды.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач районында 8 һәм 9 апрельдә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә күчмә төркем һәм индивидуаль дәресләр үткәрелде. Барлык профилактик чараларны үтәү белән үткәрелгән чараларда өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары, социаль хезмәткәрләр катнашты.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карыйлар.
Озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» программасы буенча чираттагы индивидуаль дәрес үткәрделәр. Ул техник тернәкләндерү чаралары белән танышуга багышланган иде.
Бүген эшсезләрнең икенче төркеме өчен һөнәри белем бирү курсы тәмамланды. Зәйлеләр «Маникюр буенча белгеч» программасын үзләштерделәр.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү кысаларында музыкаль һөнәрләр белән таныштыруга багышланган чара узды.
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узган атна сәламәтлек атналыгы дип игълан ителгән иде.
Шушы көннәрдә Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы чираттагы тапкыр белем бирү учреждениеләренә барып кайтты. Белгечләр Зур Нөркәй һәм Саклаубаш мәктәпләрендә булдылар.
Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында булдылар. Алар «Дети Ау» күргәзмәсе белән таныштылар, анда аутистик спектры тайпылышлары булган балаларның – 1 нче мәктәпнең ресурс сыйныфында укучыларның рәсемнәре тәкъдим ителгән.