Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне уңаеннан чара узды

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

14 апрель – Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне. Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары инвалидлар иҗтимагый оешмасы вәкилләре өчен тантаналы чара оештырды.

Оешма вәкилләре Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында булдылар. Музей 2005 елның 4 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан ачылган. Нәкъ менә шушы бинада Бөек Ватан сугышы елларында танк училищесы урнашкан.

Музей мөдире Александр Александрович, яңартылган экспозицияне күрсәтеп, кунаклар өчен экскурсия үткәрде. Тематик принцип буенча оештырылган музей ветераннар хәтерендә сугыш еллары хатирәләрен яңартты.

Стефан Стефанович 1941 елда туган. Ул балачак турында сөйли башласа, йөзендә күз яшьләре мөлдери, тавышы калтырый башлый. Ветеран абыйларының гомерләре йортта минага эләгеп өзелә, ә кечкенә Стефан әсирлеккә төшә. Ул концлагерьда үткәрелгән вакытны авыр күңел белән искә ала. Еллар узса да, хәтердә дәһшәтле сугышның исләре, авазлары да исән әле. Стефан Стефанович ачлык елларын һәм фашистларның рәхимсезлеген һаман да истә тота.

Музей директоры билгеләп үткәнчә, бу хәтер онытылырга тиеш түгел. Музейның миссиясе бу бурычка хезмәт итә. Дәлил итеп музей хезмәткәрләре ветераннарга «Легион» эзтабарлар отряды һәм яшь тарихчылар һәм археологлар өчен лагерь эше турында фильм күрсәттеләр.

Ветераннар күргәзмә экспонатларын кызыксынып карадылар, истәлекле фоторәсемнәр ясадылар. Иҗтимагый оешма рәисе Зәйтүнә Борһановна юбилярларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләде, барлык ветераннарга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләде. Экскурсиядән соң ветераннар чәй табыны артында сугыш еллары җырларын искә төшерделәр һәм сугыш турында үз хикәяләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International