ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Зәй-2 яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән түгәрәк өстәл уздырдылар. Балаларга ышаныч телефоны, аның эш принциплары турында сөйләделәр.

Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында «Хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру» юнәлеше буенча белем алучы студентларны Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгенә экскурсиягә чакырдылар.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Шушы көннәрдә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар террорчылыкка каршы юнәлешле видеоролик карадылар. Балалар террорчылыкның нәрсә икәнен, террорчылык актлары төрләре турында белделәр.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә аерым игътибар бирелә.

Ел саен Җиңү көне алдыннан бөтен ил буенча Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган истәлекле чаралар уза. Шушы истәлекле дата уңаеннан һәм «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» республика проекты кысаларында Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Бөек Ватан сугышы ветеранын тәбрикләүне оештырды. 

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Д. В. Җамалетдинова көндезге бүлектә хезмәт алучылар өчен Буа станциясенең Хәрби һәм хезмәт даны музеена экскурсия оештырды.

Ел саен үткәрелә торган «Экояз» республика акциясе кысаларында 14 апрельдә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре территорияне җыештыруда катнаштылар. Язгы өмә үткәрү – совет чорыннан бирле сакланып калган күркәм традиция.

Янгыннарны кисәтү кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Елена Зверева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Янгын сүндерүче – батыр, ул ут белән көрәшә» дигән дәрес үткәрде.

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Екатерина Титова «Пертра» уен комплектын кулланып индивидуаль дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International