Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү дәвам итә

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 2 273 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 117 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Кама Аланы шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 14 апреленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 575, 512, 1 538 һәм 214 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Чистайда эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә (+3).

Менделеевск шәһәрендә вәзгыять үзгәрмәгән, анда рәсми рәвештә теркәлгән 72 эшсез граждан исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International