Көз көне «Камминз Кама» ЯАҖ вәкилләре Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә теплица куйдылар һәм аны бөтен кирәк-яраклар белән җиһазладылар. Февраль-март айларында балалар тәрбиячеләр белән бергә үсентеләр әзерләделәр, помидор, борыч, чәчәкләр орлыклары чәчтеләр һәм үсентеләрне карап үстерделәр.
14 апрельдә, көннәр инде җылыткач, тернәкләнүчеләр тәрбияче А. В. Борисова җитәкчелегендә теплицада беренче редиска, салат, базилик орлыкларын чәчтеләр. Балалар рәхәтләнеп эшләделәр һәм хәзер түземсезлек белән беренче үсентеләр чыкканын көтәләр.
