Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге вакансияләр маркетына чакыра

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

17 нче апрель көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге район башкарма комитеты белән берлектә гомумшәһәр чара – вакансияләр маркеты уздырачаклар. Ул 11.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр «Мирный» бизнес-үзәге бинасында узачак (Яшел Үзән ш., Королев ур., 1А йорт).

Үз вакансияләрен шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары тәкъдим итәчәк: «Икар ЛТД» ҖЧҖ, «Йомшак контейнерлар фабрикасы» ҖЧҖ, «Регион – Пронтех» ҖЧҖ, «Акварель Групп» ҖЧҖ, «Ак Барс» ҖК» ҖЧҖ, «ЗП Эра» АҖ, «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ һ. б.

Чарага килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән очраша, вакансияләр турында мәгълүмат ала һәм эшкә урнашу өчен анкета тутыра алачаклар. Шулай ук Яшел Үзән халкына хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре, өстәмә һөнәри белем бирү программалары һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру буенча консультацияләр бирәчәкләр.

Вакансияләр маркеты эшсезләргә генә түгел, нинди дә булса сәбәпләр аркасында эшен алыштырырга теләүчеләргә дә исәпләнгән.

Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.

Белешмәләр өчен телефон: (84371) 5-54-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International