Республика эш бирүчеләре татарстанлыларга 47 меңгә якын вакансия тәкъдим итә

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

2021 елның 14 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 25 341 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 502 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,25 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 46 767 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 402 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,54 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 914 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 113 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International