Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 2020 елдан бирле «Компьютер ликбезы» технологиясе гамәлгә ашырыла. Укулар вакытында социаль хезмәт алучылар планшет һәм мобиль телефоннардан файдалана.
Технология кысаларында районның 27 кешесе Россия Банкы үткәрә торган онлайн-дәресләр тыңлаучылары булды. «Өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы» проектының язгы сессиясе «Тормыш өчен экономия», «Банк хезмәтләре: ярдәмче итеп банк сайлыйбыз», «Финанс мошенниклык: үзеңне һәм үз гаиләңне яклау» дәресләрен үз эченә алды. Чаралар бушлай үткәрелә.