Алабуга интернат-йорты хезмәткәрләре янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында профилактик дәрес узды, аның барышында учреждение хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәлләрдә гамәлләр тәртибен кабатладылар.

«Ян» уку үзәге укытучысы Наталья Ябурова тыңлаучыларга эш урыннарында янгынга каршы шартлар оештыруга төп таләпләр, учреждение һәм кешеләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оештыру-техник чаралар үткәрү кагыйдәләре турында сөйләде. Дәреснең гамәли өлешендә интернат-йорт хезмәткәрләре янгын сүндергечләр, саклагыч капюшоннар һәм башка янгынга каршы инвентарьлардан ничек дөрес файдаланырга кирәклеген кабатладылар.

Чарада барлыгы 40 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International