«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан 13 апрельдә Балтач районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина учреждениеләренә илтеп җиткерү яңадан башланды. Чаралар «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм үзәк район хастаханәсе тарафыннан үткәрелә.
Өлкән кешеләр медицина тикшерүен график буенча уза. Юлда аларны социаль хезмәткәрләр озата бара, ә хастаханәдә шәфкать туташлары һәм табиблар каршы ала.
Илкүләм проект чаралары ярдәмендә өлкән кешеләр профилактик тикшерүләр, диспансерлаштыру, шулай ук авыруларны иртә ачыклауга юнәлдерелгән өстәмә тикшеренүләр узалар. Бер үк вакытта өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәт туклану һәм булган авырулар мәсьәләләре буенча консультацияләр күрсәтелә.