Апрель башында Минзәлә муниципаль районының ведомствоара комиссиясе тарафыннан социаль куркыныч хәлдә булган, авыл җирлекләрендә яшәүче күп балалы гаиләләр буенча профилактик рейд оештырылды. Чараның максаты – янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очракларын ачыклау һәм гражданнарга куркынычсызлык чаралары турында мәгълүмат бирү. Рейд барышында 10 гаилә тикшерелде.
Профилактика системасы хезмәткәрләре ата-аналарның игътибарын мич ягып җылыту очракларында, тышкы электр үткәргечләре булганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә юнәлттеләр. Шулай ук гаиләләр белән инструктаж үткәрелде, белешмәлекләр таратылды, көнкүрештә куркынычсыз тотыш мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, янгыннарны кисәтү буенча рейдлар даими рәвештә алып барыла.