Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында коронавирустан вакцинация узды. Прививканы барысы да ясарга риза булган, һәр учреждение карамагындагы кеше үз-үзен һәм тирә-юньдәгеләрне зарарланудан саклау максатыннан мондый карарны аңлы рәвештә кабул иткән.
«Син барысын да булдырасың!» менталь тайпылышлары булган инвалидларны социальләштерү программасы кысаларында 20 нче апрель көнне Минзәлә районы халыкка социаль социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркемендә чираттагы очрашу булып узды.
20 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Шәһри Чаллы» газетасы журналисты Зөһрә Вәлитова белән очрашу узды.
Күптән түгел Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының 2021 елда 8 нче утырышы булды.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус олимпиада кысаларында «Яшь атлетлар» программасы тормышка ашырыла.
Түбән Кама муниципаль районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Апрельнең зәңгәр тасмасы» халыкара акциясе кысаларында «Без рәхимсезлеккә каршы» флешмобында катнаштылар.
19 апрельдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова эш визиты белән Яшел Үзән муниципаль районында булды.
19 апрельдә Умырзая көне билгеләп үтелә. Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шушы көнгә багышланган чара узган.
Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы учетта торучы балигъ булмаганнар арасыннан Тимурчылар отряды әгъзалары – яшүсмерләр белән берлектә өлкән яшьтәге ханымга барганнар.
Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Закон һәм хокук дөньясында» дигән дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты – балаларның хокукларын һәм бурычларын тәэмин итә торган халыкара хокукый документлар, хокук барлыкка килү тарихы белән танышу иде.