«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләр журналист белән очраштылар

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

20 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Шәһри Чаллы» газетасы журналисты Зөһрә Вәлитова белән очрашу узды.

Зөһрә Вәлитова чара барышында «Шәһри Чаллы» газетасының милли мәдәниятне үстерүгә, гореф-гадәтләрне саклауга һәм халыклар дуслыгын ныгытуга нинди өлеш кертүе турында сөйләде. Ул газета укучыларының иң популяр сәхифәләре, мәгълүматның актуальлеге турында фикерләре белән кызыксынды һәм аларның теләкләрен тыңлады. Яшь китап укучыларның берсе газетада «Танышу» рубрикасын булдырырга тәкъдим итте. Журналист идеяне хуплады һәм беренче игълан макетын төзергә ярдәм итте.

Чара ахырында Зөһрә Вәлитова хезмәткәрләрнең мондый очрашуларны ешрак оештырырга дигән тәкъдимен кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International