Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус олимпиада кысаларында «Яшь атлетлар» программасы тормышка ашырыла.
Шулай итеп, 19 апрель көнне учреждениедә «Яшь атлетлар» программасы буенча «Сәламәт булу – бик шәп!» дигән спорт-күңел ачу чарасы узды.
Дәрес валеологик белемнәрне, гигиена күнекмәләрен ныгытуга һәм балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Чара барышында тәрбияләнүчеләр файдалы продуктлар, беренче ярдәм чаралары, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен гомумиләштерделәр, шулай ук күңелле эстафеталарда, конкурсларда катнаштылар.
Дәрес хәрәкәтләнү күнекмәләрен, спорт уеннарында түземлек һәм тәрбияләнүчеләрнең яхшы кәефләре барлыкка килүгә ярдәм итте.