Алексеевскиның «Кайгырту» приютында балалар хокуклары турында дәрес үткәрделәр

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Закон һәм хокук дөньясында» дигән дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты – балаларның хокукларын һәм бурычларын тәэмин итә торган халыкара хокукый документлар, хокук барлыкка килү тарихы белән танышу иде.

Дәрес барышында балалар «Хокукый ил», «Хокукларыгызны беләсезме?», «Әдәби геройларның хокуклары», «Серле хокуклар», «Хокуклар һәм бурычлар» станцияләрендә булдылар. Дәрестә катнашучылар 18 яшькә кадәрге балаларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, эшчәнлеге балалар хокукларын яклауга юнәлдерелгән Берләшкән Милләтләр Оешмасы турында белделәр. Шулай ук тәрбияче Венера Якупова тәрбияләнүчеләргә кеше хокуклары бозылуның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International