ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында волонтерлар белән чираттагы очрашу булып узган.

Шушы көннәрдә Түбән Кама «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Медицина көллиятенең 1 курс студентлары карау нигезләре һәм техник тернәкләндерү чаралары белән таныштыру дәресләрендә катнаштылар.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 2 107 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 166 кешегә кимрәк.

2021 елның 21 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 24 293 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1048 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,20 % тәшкил итә.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымлы түгәрәк серләре» дигән мандалотерапия технологиясе киң кулланыла.

«Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр үткәрелә. Яшүсмерләр үзләренең шәхси үзенчәлекләрен өйрәнәләр, һөнәрләр дөньясы һәм хезмәт базарындагы вәзгыять белән танышалар.

Язгы игелек атнасы кысаларында 20 апрельдән Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Игелекле эшләр атнасы» башланды.

20 апрель көнне Алабуга муниципаль районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балалар белән «Бала хокуклары һәм бурычлары» дигән танып-белү дәресе үткәрелде.

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегенең бер юнәлеше булып ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә ярдәм итү тора. Алар аерым хөрмәткә лаек кешеләр. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтүгә студент-волонтерларны җәлеп итү буенча максатчан эш алып баралар.

19 нчы апрель көнне Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мәшгульлек дәүләт хезмәте оешуга 30 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International