Түбән Кама муниципаль районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Апрельнең зәңгәр тасмасы» халыкара акциясе кысаларында «Без рәхимсезлеккә каршы» флешмобында катнаштылар.
Әлеге чараның максаты булып гаилә кыйммәтләрен формалаштыру һәм балаларда әхлакый сыйфатлар: игелеклелек, мәрхәмәтлек тәрбияләү иде.
Әңгәмә барышында педагоглар балаларга акция тарихы турында сөйләделәр. Балалар белән әңгәмә бик җанлы булды, алар җәмгыятьтә көчләүгә, бигрәк тә балаларга карата тискәре мөнәсәбәткә каршылык белдерделәр. Аннары тәрбияләнүчеләр киемгә зәңгәр тасмалар беркеттеләр һәм «Без көч куллануга каршы» дигән чакыру белән флешмоб үткәрделәр.