19 апрельдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова эш визиты белән Яшел Үзән муниципаль районында булды.
Яшел Үзән муниципаль районы социаль яклау бүлегендә гражданнар кабул ителде. Кабул итү барышында дүрт граждан эшсезлек буенча пособие, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган түләүләр, яңадан уку һ.б. мәсьәләләр буенча консультация алды.
Шул ук көнне ведомство башлыгы халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Яшел Үзән Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең иң яхшы хезмәткәрләренә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Светлана Гататдинова хезмәт ветераннарына рәхмәт хатлары бирде.
