Тәтеш районында сигнал карталары буенча эш дәвам итә

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Күптән түгел Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының 2021 елда 8 нче утырышы булды.

Көн тәртибенә балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектыннан «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасы аша кергән балигъ булмаганнар тарафыннан административ хокук бозулар кылу турында ике сигнал картасын карау кертелгән иде.

Тикшерелгән мәсьәләләр буенча балигъ булмаганнарны ведомство учетына кую турында карар кабул ителде. Муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышында балигъ булмаганнар белән эшләнгән эш нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International