Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр коронавирустан вакцинация уздылар

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында коронавирустан вакцинация узды. Прививканы барысы да ясарга риза булган, һәр учреждение карамагындагы кеше үз-үзен һәм тирә-юньдәгеләрне зарарланудан саклау максатыннан мондый карарны аңлы рәвештә кабул иткән.

Процедурадан соң барысы да үзләрен яхшы хис итә. Интернат-йорт карамагындагыларның берсе Надежда Лепихина барысын да үз сәламәтлеге турында кайгыртырга чакырды: «Моның өчен, әлбәттә, прививка ясарга кирәк, шуннан сож тыныч яшәргә була», – дип тәмамлады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International