19 апрельдә Умырзая көне билгеләп үтелә. Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шушы көнгә багышланган чара узган. Тәрбияче Гумбарова Венера аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларга матур яз бәйрәме – Умырзая көне барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Балалар төрле илләрдә бу чәчәкнең ничек аталуын белделәр, умырзаялар турында берничә риваять тыңладылар. Чәчәкнең рус исеме кар астыннан тишелеп чыгу сәләтенә бәйле.
Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларда беренче чәчәкләр турында күзаллау формалаштыру. Дәрес ахырында социаль хезмәтләр алучылар П.И. Чайковскийның «Чәчәкләр вальсы» көенә үз куллары белән «Умырзая» аппликациясен ясадылар.