«Син барысын да булдырасың!» менталь тайпылышлары булган инвалидларны социальләштерү программасы кысаларында 20 нче апрель көнне Минзәлә районы халыкка социаль социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркемендә чираттагы очрашу булып узды.
Гаилә белән эшләү белгечләре Ольга Бывальцева, Наталия Кудряшова һәм Алена Филаретова сувенир сабын ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Сабын ясау процессы яшьләрне бик кызыксындырды. Белгечләр сабын ясауның «кайнар» ысулын сайладылар, теоретик өлеш, куркынычсызлык техникасы турында сөйләштеләр. Аннан сабын әзерләүгә керештеләр.
Практик өлеш бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып чыкты. Яшьләргә формалар, сабын нигезе кулланып, аны кисәкләргә бүлергә һәм эретергә, ә аннары билгеле бер төс һәм ис бирергә кирәк иде. Барысы да үз эшләрен төгәл башкардылар. Иҗади процесс мастер-класста катнашучыларга шатлык китерде. Балалар хуш исле кул эшләнмәләрен матур бүләк кәгазенә әйләндерделәр.
Очрашу социаль хезмәт алучы Ләйсәннең туган көне уңаеннан капкычлар белән чәй эчү белән тәмамланды.