Тимурчылар өлкән яшьтәге ханымга ишегалдында җыештырырга ярдәм итте

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы учетта торучы балигъ булмаганнар арасыннан Тимурчылар отряды әгъзалары – яшүсмерләр белән берлектә өлкән яшьтәге ханымга барганнар.

Савельева Мария Фоминична – Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Ханым өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә исәптә тора. Яшь тимурчылар һәм комплекслы үзәк белгече йорт яны территориясендә тәртип урнаштырдылар. Мария Фоминична күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International