Язгы игелек атнасы кысаларында 20 апрельдән Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Игелекле эшләр атнасы» башланды.
Төп максат – өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм итү.
«Игелек бүләк итик» хәйрия акциясе социаль хезмәт алучылар өчен оештырылды. Социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга фатирларда һәм йортларда җыештырырга, тәрәзәләрне юарга, келәмнәр чистартырга, идәннәрне юарга һәм кыен булган урыннарда тузанны юарга булышалар.
Акция башланса гына да, социаль хезмәткәрләр үз адресларына бик күп җылы рәхмәт сүзләре ишеттеләр.