20 апрель көнне Алабуга муниципаль районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балалар белән «Бала хокуклары һәм бурычлары» дигән танып-белү дәресе үткәрелде.
Чара Бала хокуклары турында конвенциядә беркетелгән хокуклар белән таныштыру максатыннан үткәрелде. Әлеге тема буенча презентацияне карагач, балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, шулай ук үзләренең гаиләдә һәм мәктәптә үтәлә торган бурычлар турында сөйләделәр.
Дәрестә 12 бала катнашты.