Түбән Каманың «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында волонтерлар белән чираттагы очрашу булып узган.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Касаткина Л.Н. һәм социаль эш буенча белгеч Сабирова Г.М. «Гомумроссия халык фронты», «Яшь гвардия» һәм «Яшьармиячеләр» волонтерлык берләшмәләре белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын тормышка ашыруда катнашу буенча планнар турында сөйләштеләр.
Моннан тыш, очрашуда катнашучылар Җиңү көненә чаралар әзерләү, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучылар арасында акцияләр оештыру һәм үткәрү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.