2021 елның 21 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 24 293 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1048 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,20 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 45 931 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 370 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,53 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 893 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 110 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.