Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү дәвам итә

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 2 107 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 166 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Менделеевск шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 21 апреленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 565, 500, 1 488 һәм 69 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Чистайда (+16) һәм Кама Аланында (+9) эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International