Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш белән мәшгульлек хезмәтенең 30 еллыгы уңаеннан түгәрәк өстәл узды

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

19 нчы апрель көнне Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мәшгульлек дәүләт хезмәте оешуга 30 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды.

Чарага халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте ветераннары Зөлфия Сафина, Гамбәрия Вәлиева, Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комлекслы үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова чакырылган иде.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин хезмәткәрләрне һәм хезмәт ветераннарын котлады һәм мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, чәчәкләр тапшырды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина чакырылган кешеләрне үзәкнең эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International