Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымлы түгәрәк серләре» дигән мандалотерапия технологиясе киң кулланыла.
Мандаллар белән эшләү балаларга эмоциональ фонны тотрыкландырырга, үз-үзеңне җайга салу күнекмәләрен үстерергә, киеренкелекне төшерергә, хис-тойгыларны чагылдырырга ярдәм итә.
20 апрель көнне дәрестә балалар мандала белән таныштылар, аның үзенчәлекле сыйфатларын ачыкладылар. Башта балалар әзер мандалларны буядылар, алга таба эш үз мандалларын ташлардан, төрле орлыклардан, төсле комнан һәм башка табигый материаллардан ясау белән катлауланды. Барлык дәресләр дә «Биюче мандаллар» дигән музыка көенә уза.
«Балалар белән эшләүдә мандал куллану балаларның иҗатын, кулларның вак моторикасын, балаларның сәнгать һәм рухи билгеләнешен үстерә», – дип әйтә тәрбияче Инна Нурмиева.