Шушы көннәрдә Түбән Кама «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Медицина көллиятенең 1 курс студентлары карау нигезләре һәм техник тернәкләндерү чаралары белән таныштыру дәресләрендә катнаштылар.
Социаль эш буенча белгеч Сабирова Г.М. студентларны техник тернәкләндерү чаралары белән таныштырып кына калмыйча, аларга теге яки бу чараларны куллану күнекмәләрен дә практикада эшләргә ярдәм итте.
Студентлар Тернәкләнү мәктәбендә дәресләр зур әһәмияткә ия, чөнки укыту вакытында алар пациент проблемаларын шәфкать туташлары алымнары аша хәл итәргә өйрәнә, дип билгеләп үттеләр.
Дөрес техник тернәкләндерү чарасын сайлап алу, аны авыруның үзенчәлекләренә җайлаштыру – озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыруда төп мәсьәләләрнең берсе.