«Гармония» комплекслы үзәге волонтерлары өлкәннәргә язгы җыештыру эшләрендә булышалар

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегенең бер юнәлеше булып ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә ярдәм итү тора. Алар аерым хөрмәткә лаек кешеләр. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтүгә студент-волонтерларны җәлеп итү буенча максатчан эш алып баралар.

Бүген социаль эш буенча белгеч Шәрипова И.Р. «Өлкәннәргә ярдәм итик» акциясе оештырды. Волонтерлар хезмәт алучыларның йорт яны участокларын чистарттылар. Күп кенә пенсионерлар хуҗалык буенча ярдәм генә түгел, ярдәм, аралашу да көтә. Бу очрашу вакытында өлкән кешеләр үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, яшьлек еллары турында сөйләделәр.

Бүлекчә белгечләре мондый чаралар яшүсмерләрне мәрхәмәтле булырга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы булырга өйрәтер, дип өметләнә. Өлкәннәр яшь буын язмышында үзләрен кирәкле һәм мөһим итеп тоярга тели, шуңа алар яшьләр белән һәр очрашуга шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International