Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 22 апрельдә Г. Тукай әсәрләрен кычкырып укулар узды. Чара татар әдәбиятына карата ихтирамлы мөнәсәбәт, Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт формалаштыруга, укучыларның зәвыгын үстерүгә юнәлдерелгән.
23 апрель көнне «Московский» мәдәният сараенда Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге ачылуга 20 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.
2021 елның 24 апрелендә Алексеевск районына «Мобиль ярдәм» проектын тормышка ашыру кысаларында комплекслы социаль тернәкләндерү белгечләре бригадасы киләчәк.
21 апрель көнне Актаныш районы «Игелек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә янгын яки гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта хезмәткәрләрнең белемнәрен камилләштерү өчен бинадан эвакуацияләү буенча планлы күнекмә үткәрелде.
20 апрель көнне «Пуговка» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар тегү фабрикасында булдылар.
Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Яшь бакчачы» остаханәсе үз эшен башлап җибәрде.
Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар планы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләрен чистарту һәм төзекләндерү эшләрен оештырганнар. Ел саен үткәрелә торган акция – безгә Бөек Җиңү бүләк иткән буын алдында ихтирамлык билгесе.
21 апрель көнне Баулы «Берёзка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шагыйрь, профессиональ музыкант, артист, Ютазы районы җырчысы, социаль хезмәтләр алучы Геннадий Иванович Чернокозовның 75 яшьлек юбилеена багышланган «Ә тормыш ага...» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре «Экояз – 2021» республика экологик акциясендә актив катнаша.
22 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен көндезге бүлекчәсендә сабын ясау буенча чара үткәрелде. Дәреснең максаты – иҗади карашны, образлы фикерләүне үстерү һәм декоратив-гамәли иҗатка кызыксыну уяту.