«Изгелек» үзәге карамагындагылар сабын ясарга өйрәнгәннәр

2021 елның 23 апреле, җомга

22 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен көндезге бүлекчәсендә геометрик сабын ясау буенча чара үткәрелде. Дәреснең максаты – иҗади карашны, образлы фикерләүне үстерү һәм декоратив-гамәли иҗатка кызыксыну уяту.

Дәрестә социаль хезмәтләр алучылар кул эшенең яңа төре – геометрик сабын белән таныштылар. Эш башланыр алдыннан катнашучылар төрле геометрик сабын әзерләү буенча видео карадылар. Аннан мөстәкыйль эшкә керештеләр.

Геометрик сабын ясау процессы башка төр сабын ясау белән чагыштырганда озынрак. Социаль хезмәт алучылар барысы да үз эшеннән канәгать калды. Чарада җиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International