2021 елның 24 апрелендә Алексеевск районына «Мобиль ярдәм» проектын тормышка ашыру кысаларында комплекслы социаль тернәкләндерү белгечләре бригадасы киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Мобиль ярдәм» проекты мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү буенча «Сила в детях» Хәйрия фонды тарафыннан 2018 елдан бирле тормышка ашырыла. Проектның максаты – сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балаларга үз вакытында ярдәм күрсәтү, комплекслы системалы тернәкләндерү, коррекцияләү һәм үстерү.
Проектның җитәкчесе – «Сила в детях» Хәйрия фондына нигез салучы, «Әтиләр берлеге» рәисе Загретдинов Гадел Линнар улы.
«Мобиль ярдәм» эше дәвамында 900 дән артык кабул итү оештырылды.
2020 елның декабрендә «Сила в детях» Хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов булды. Проектны уңышлы һәм нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен Президент Фондка тугыз урынлы Ford микроавтобусы бүләк итте.
2021 елда 11 чыгуны оештыру планлаштырыла. 2021 елның гыйнварыннан «Мобиль ярдәм» Яңа Чишмә, Спас, Нурлат районнарында булды. Өч ай эчендә 165 консультатив-диагностик кабул итү үткәрелде.
Мобиль бригадалар эше кысаларында күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдән, шулай ук инвалид балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә 0 яшьтән алып 4 яшькә кадәрге балаларга комплекслы диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтү каралган.
Социаль яклау һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре мобиль бригадаларының эшен оештыру өчен бергә диагностик һәм консультатив хезмәтләргә мохтаҗ шәһәр һәм авыл халкын да кертеп, муниципаль районнарның балалары исемлекләре төзелә.
Күчмә мобиль бригада составына табиб невролог (эпилептолог), табиб психиатр, функциональ диагностика табибы (ЭЭГ тикшеренүе белән), логопед-дефектолог, клиник психолог керә.
Белгечләрнең мобиль бригадасы муниципаль районнарга айга бер тапкыр график буенча чыга. Эш режимы: шимбә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, һәр белгечтән бер балага кабул итү вакыты 30 минут тәшкил итә. Күчмә мобиль бригаданың эш урыны: муниципаль районның сәламәтлек саклау учреждениесе. Бер чыгу эчендә 55 консультатив-диагностик кабул итү үткәрелә.
24 апрельдә күчмә мобиль бригада белгечләренә «Сила в детях» Хәйрия фонды партнерлары – «МЫ ВМЕСТЕ!», «Әтиләр берлеге», Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының «ПРО НЕЕ» проектының төбәк операторы.
Үткәрелгән комплекслы диагностик-консультацион эш нәтиҗәләре буенча өй шартларында баланы һәм гаилә әгъзаларын тернәкләндерүнең индивидуаль программалары эшләнәчәк. Шулай ук ата-аналарга Татарстан Республикасының тернәкләндерү үзәкләрендә бушлай тернәкләндерү хезмәтләре алу мөмкинлеге турында да хәбәр ителәчәк.