Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 22 апрельдә Г. Тукай әсәрләрен кычкырып укулар узды. Чара татар әдәбиятына карата ихтирамлы мөнәсәбәт, Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт формалаштыруга, укучыларның зәвыгын үстерүгә юнәлдерелгән.
Социаль эш буенча белгеч Гыйлфанова Данирә халыкка Габдулла Тукай биографиясеннән кызыклы фактлар сөйләде. Бу әдәби кичәдә социаль хезмәт алучылар үзләре дә бик теләп катнаштылар: Г. Тукайның шигырьләрен укыдылар. Мәдәниятне оештыручы Николаева Вероника бөек татар шагыйре шигырьләренә җырлар башкарды. Г. Тукайның китаплары безне игелеккә, матурлыкка, туган җиргә мәхәббәткә өйрәтә, кыю, шәфкатьле һәм гадел булырга өндиләр.
Чара татар халкының рәсми булмаган гимны «Туган тел»не башкару белән тәмамланды.