«Берёзка» үзәгендә иҗат кичәсе узды

2021 елның 23 апреле, җомга

21 апрель көнне Баулы «Берёзка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шагыйрь, профессиональ музыкант, артист, Ютазы районы җырчысы, социаль хезмәтләр алучы Геннадий Иванович Чернокозовның 75 яшьлек юбилеена багышланган «Ә тормыш ага...» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Геннадий Иванович – искиткеч талантлы кеше. Ул 2 китап авторы: «Ә тормыш ага, Ык елгасы кебек...» (2012 ел) шигырьләр, «Тынычлык эзләгез» шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгы (2021 ел). Икенче китапны Ютазы районы җитәкчелеге хуплады. Кичәдә автор табигать, мәхәббәт, әниләр турында үз шигырьләрен һәм сугыш тематикасына лирик әсәрләрен укыды. Аның «Татарстанга дан» шигырен якташыбыз – композитор Ганс Сәйфуллин язган. ТР халык артисты Равил Харисов башкаруындагы җырларны балалар тыңлады.

Юбилярның музыкаль эшчәнлеге Баулы музыка мәктәбеннән башланды, аннары Әлмәт музыка училищесында һәм Казан дәүләт мәдәният институтында дәвам итте. Геннадий Иванович үзенең музыкаль коралына «Уйна, минем баян» шигырен багышлады. Тантана сәбәпчесе әлеге инструментның барлыкка килүе турында сөйләде һәм баянда рус көйләренә попурри уйнады. Соңыннан Геннадий Иванович бархат баритон белән «Бөек елларга баш иик» җырын башкарды.

Чистай районыннан социаль хезмәтләр алучы Миләүшә Хөсәенова юбилярны котлап җырларды, Васил Таһирҗанов аңа көй уйнады. Китапханәче Дания Хисамова Геннадий Ивановичны «Березка» үзәге хезмәткәрләре исеменнән котлады һәм аңа бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International