20 апрель көнне «Пуговка» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар тегү фабрикасында булдылар.
Тегү производствосы мастеры Людмила Алексеевна Никулина модель эшкәртүдән әзер продукцияне чыгаруга кадәр барлык тегү операцияләре турында сөйләде. Балалар тегү, кисү цехларында булдылар, чигү үрнәкләрен күрделәр. Тәрбияләнүчеләргә модель эшләнешен, тукымага җәюне күрсәттеләр. Махсус сәнәгать машиналарына зур игътибар бирелде.
Балалар осталарны тыңладылар һәм белгечләрнең эшен игътибар белән күзәттеләр. Соңыннан балалар тегүче хезмәте җиңел түгел дигән нәтиҗәгә килделәр, ул зур тырышлык, игътибарлылык, тегү операцияләрен башкаруда төгәллек таләп итә.