Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар планы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләрен чистарту һәм төзекләндерү эшләрен оештырганнар. Ел саен үткәрелә торган акция – безгә Бөек Җиңү бүләк иткән буын алдында ихтирамлык билгесе.