21 нче апрель көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада кысаларында «Безне җиңеп булмый!» дигән спорт чарасы узды. Музыка җитәкчесе Гиниатуллина Е.Н. һәм «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе вәкилләре оештырган чараның максаты балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау иде.
21 апрельдә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, опека, полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре Яңа Чишмә районының Ленин урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар һәм балигъ булмаганнар белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.
20 апрельдә Татарстан вәкиле Лиана Ситдыйкова «Социаль эш» компетенциясе буенча WorldSkills һөнәри осталык конкурсы финалында катнашты.
26 апрельдә Россиядә истәлекле дата – Радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көне билгеләнә. Моннан 35 ел элек Чернобыль атом электростанциясендә узган гасыр тарихында иң зур техноген һәлакәт булган.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Яр Чаллы шәһәрендә социаль хезмәт күрсәтү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең озак вакытлы карау системасында уртак эшне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Балтачның «Наз» комплекслы үзәге белгечләре Олы Лызи авылында тәрбиягә өлкән кешене алган гаиләдә яшәүче әбине Идея Жилинаның хәлен белде.
20 апрель көнне Чүпрәленең «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Мадурова Е.В. җитәкчелегендә «Яшәсеннәр!» исемле Бөек Ватан сугышы елларында медицина хезмәткәрләре турында фильм карадылар.
«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләренең чираттагы төркеме «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны өйдә һәм ярымстационар социаль хезмәт күрсәтү рәвешләрендә карау» программасы буенча 24 сәгатьлек тулы курс узган.