ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре «Экояз – 2021» республика экологик акциясендә актив катнаша.
Шулай итеп, 17 апрель көнне Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты акциягә кушылды. Интернат-йортның 23 хезмәткәренә «Заман» Яшьләр советыннан 12 кеше һәм «МТС» компаниясе белгечләре ишегалларында тәртип урнаштырырга булышты.
Эстафетаны Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты коллективы хуплады. 22 апрельдә учреждение белгечләре бина алдын җыештыруга чыктылар: интернат-йорт территориясен чүп-чардан һәм иске яфрактан чистарттылар, Җиңү Аллеясын тәртипкә китерделәр.
Акциядә катнашучылар мондый өмәләрнең әйләнә-тирәлеккә сак караш формалаштырудагы әһәмиятен ассызыклыйлар.