Бүген «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге 20 еллык юбилеен бәйрәм итә

2021 елның 23 апреле, җомга

23 апрель көнне «Московский» мәдәният сараенда Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге ачылуга 20 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.

20 ел эчендә тернәкләндерү үзәге белгечләре ярдәме белән 12 меңнән артык бала һәм аларның гаиләләре тернәкләндерү һәм абилитацияләү өлкәсендә социаль ярдәм алганнар. Инновацион технологияләр, социаль хезмәт күрсәтүнең яңа формаларын гамәлгә кертү тормыш эшчәнлеге чикләнгән балаларга үзләрен уңай хис итергә, яңа әйберләр өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары А.Р. Мөбарәкшин, ведомство вәкилләре, хәйриячеләр, попечительләр советы әгъзалары, ата-аналар, балалар һәм башка кунаклар катнашты.

Үзәк коллективына нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү һәм абилитацияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте бурычларын тормышка ашыруда уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International