«Игелек үзеге»ндә эвакуация буенча планлы эвакуацияләү үткәрелде

2021 елның 23 апреле, җомга

21 апрель көнне Актаныш районы «Игелек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә янгын яки гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта хезмәткәрләрнең белемнәрен камилләштерү өчен бинадан эвакуацияләү буенча планлы күнекмә үткәрелде.

Шартлы янгын бинаның беренче катында булды. Янгынны күргән хезмәткәр сигнал хәбәр итте. Барлык хезмәткәрләр һәм килүчеләр эвакуацияләнде.

Эвакуация башланыр алдыннан Актаныш районы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы янгын килеп чыккан очракта нишләргә кирәклеге турында хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган очракта каралган штрафларны аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International