«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары «Җиңү чәчәкләре» дигән акция үткәрделәр. Чара 13 нче социаль участокта узды.
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган яшьләр һәм «Бердәм Россия» партиясенең беренчел бүлекчәсе белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Батырларга мәңгелек дан!» акциясе уздырдылар.
Кичә, 4 нче май көнне, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова эш визиты белән Чистай муниципаль районында булып кайтты.
4 нче май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Һәрвакыт безнең хәтердә...» дигән чара үткәрелде.
1992 елда бу көнне 17 Европа иленең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре инвалидлар хокукларын саклау һәм физик, психик яки сенсор чикләре булган кешеләрне дискриминацияләү очракларын булдырмау өчен көрәш көне үткәрәләр. Әлеге вакыйгадан башлап ел саен 5 майда Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне билгеләп үтелә.
9 нчы Май алдыннан Балтач районында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә булган тыл хезмәтчәннәрен йөреп чыгалар.
Апрель аенда Министрлыкның Республика ресурс үзәге базасында белгечләрнең һөнәри эшчәнлегендә диагностик инструментарий һәм коррекцион методикаларны куллану буенча мастер-класслар узды. Чараның максаты – нәтиҗәле эш тәҗрибәсен күрсәтү һәм аны алга таба тарату.
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Һәркемнең йөрәгендә син, Җиңү!» дигән акция уздырдылар. Волонтер кыз бала белән бергә алар тыл хезмәтчәне Антонина Ивановна Кургузова янына бардылар.
4 нче май көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Җиңү көненә багышланган дәрес узды. Үзәктә тәрбияләнүчеләрне легендар очучы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланованың батырлыклары белән таныштырдылар.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне билгеләп үтелде. Әлеге дата уңаеннан ел саен «Тигез мөмкинлекләр» шигаре астында акция үткәрелә.