«Изгелек» үзәгендә «Һәрвакыт безнең хәтердә...» дигән чара үткәрелде

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

4 нче май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Һәрвакыт безнең хәтердә...» дигән чара үткәрелде.

Чара сугыш батырларына карата горурлык, хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белдерү, үткәннәрне хәтердә саклап калуга һәм шәхси ресурсларны активлаштыруга юнәлдерелгән иде.

Социаль хезмәт алучылар әтиләренең, бабаларының, туганнарының һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыкларын искә төшерделәр. Катнашучылар сугыш дәһшәтләре кичергән якыннарының гаилә тарихлары белән уртаклаштылар. Шулай ук Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр искә төшерелде, «Көйне танып бел» дигән конкурс та уздырыды.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International