Апрель аенда Министрлыкның Республика ресурс үзәге базасында белгечләрнең һөнәри эшчәнлегендә диагностик инструментарий һәм коррекцион методикаларны куллану буенча мастер-класслар узды. Чараның максаты – нәтиҗәле эш тәҗрибәсен күрсәтү һәм аны алга таба тарату. Мастер-класслар Татарстан Республикасы халкына психологик ярдәм күрсәтү системасының ведомствоара эксперт советы утырышы беркетмәсен үтәү кысаларында үткәрелде.
Катнашучылар үсеш үзенчәлекләре булган балалар белән эшләүдә кулланыла торган берничә диагностика инструментларын, коррекцион методикаларны һәм уеннарны куллану үзенчәлекләре белән таныштылар.
Алып баручылар балалар тернәкләндерү үзәкләре, Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Республика ресурс үзәге белгечләре иде. Алар түбәндәге методикаларны уңышлы гамәлгә ашыралар:
- «Пертра» җыелмасын кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үстерүче уеннар;
- үсеш үзенчәлекләре булган балаларның психик функцияләрен диагностикалау һәм коррекцияләү чарасы буларак «Сенсино» уен җыелмасы;
- «Эффектон Студио»;
- метафорик карталар;
- «Үсештә артта калган балалар белән эшләүдә бала тарафыннан җибәрелә торган интеракция» уен психотерапиясе методы (авторлары Ч. Шефер һәм Л. Кэри);
- бәйләнешле мөнәсәбәтләр турында «Пәрәвез» терапевтик уены;
- 2-4 яшьлек балалар белән консультатив һәм коррекция эшендә үз-үзеңне тотуны гамәли анализлау методлары;
- «Тиз рәсем ясау методы» арт-терапиясе;
- «Сталкер» программа комплексы.
Мастер-класслар барышында алынган мәгълүмат белгечләргә иң нәтиҗәле коррекцион методикаларны сайларга һәм аларны учреждениеләр эшчәнлегендә кулланырга мөмкинлек бирәчәк.