«Астра» үзәгендә тәрбияләнүчеләрне легендар очучының батырлыклары белән таныштырдылар

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

4 нче май көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Җиңү көненә багышланган дәрес узды. Үзәктә тәрбияләнүчеләрне легендар очучы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланованың батырлыклары белән таныштырдылар.

Балалар аны ни өчен «төнге убырлы» дип атауларын белделәр, очучы хатын-кызның батырлыгы турында документаль фильм карадылар. Дәрес ватанпәрвәрлек хисе һәм Бөек Җиңүне якынайткан геройларга карата хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итте.

Барлыгы чарада тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 15 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International